Текст песни

1 куплет:
Тук, тук, тук, тук, тук итә
Иртә таңдан тукран
Тукранга иптәшкә дип
Бер кош килеп утырган
Тук, тук, тук итә
Көне буе тукран,
Тук, тук иткәнне тыңларга
Кил әле дип чакырам

Кушымта:
Тук, тук тукран
Бик биеккә утырган
Тукран тавышын тыңлап
Турыгызда утырам

2 куплет
Тук тук тук тук тукран
Бигрәк матур якыннан
Гашыйк булгач ни хәл итим
Калмый йөрим артыңнан
Чык, чык чакырам
Үпкәләрмен чыкмасаң
Күзгә күз карашып кына
Сөйләшербез, ичмасам

Әгар дә сез тормышыгызда Тукранны очратсагыз
Җиткерегез аңа шушы сүзләрне:
Тук тук тукран
Бик биеккә утырган
Агачтагы бөжәкләрне
Ашап корсак тутырган
Тук тук тукран,
Сиңа карап утырам
Мин сиңа гашыйк булганмын
Син тукран һәм мин тукран...

Комментарии

Минимальная длина комментария - 50 знаков. комментарии модерируются
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив
Комментариев еще нет. Вы можете стать первым!